MUZTEXT
Текст песни Су буенда учак - Ильсия Бадретдинова
Информация о песне На данной странице вы можете ознакомиться с текстом песни Су буенда учак , исполнителя -Ильсия Бадретдинова Выберите на какой язык перевести:
|
| Тып-тын калган төнге авыл, |
| Йоклый авыл, сүнгəн уты. |
| Кайттым сиңа еллар узгач, |
| Хəтер уйный, керми йокы. |
|
| Су буенда учак яна. |
| Кем кабызган ул учакны? |
| Төшсəм əгəр су буена, |
| Табармын күк балачакны. |
|
| Тыныч сулап йоклый авыл, |
| Йөрим төнге урамында. |
| Таныш сукмак, таныш кое — |
| Утсыз да мин күрəм монда. |
|
| Су буенда учак яна. |
| Кем кабызган ул учакны? |
| Төшсəм əгəр су буена, |
| Табармын күк балачакны. |
|
| Хəтерлəсəң, онытмасаң, |
| Мин башканы өмет итмим. |
| Ялантəпи урамыңда |
| Уйнап үскен балаң бит мин. |
|
| Су буенда учак яна. |
| Кем кабызган ул учакны? |
| Төшсəм əгəр су буена, |
| Табармын күк балачакны. |
Поделитесь текстом песни:
Напишите что вы думаете о тексте песни!
Другие песни исполнителя: